«Ел тәрбиячесе-2014»

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
11-12 март көннәрендә Лаеш районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагоглары, Питрәч районында үткәрелүче  «Ел тәрбиячесе-2014» Республика конкурсында катнашалар. Лаеш районыннан Нармонка балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Абдуллина, Столбище балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Дудулина һәм Лаеш шәһәре балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Ермолаевна конкурска тәкъдим ителде. Катнашучылар һәм жюри игътибарына тәрбияченең педагогик эш тәҗрибәсеннән презинтация, балалар белән укыту эшчәнлегеннән өзек, «XXI гасыр тәбиячесенең миссиясе» дигән темага эссе. Безнең конкурсантларга «Ел тәрбиячесе-2014» Республика конкурсының финалында җиңү яулауларын теләп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International