Татамида кызлар гына

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Сокуры мәктәбендә беренче тапкыр кызлар арасында дзюдо буенча район фестивале булды. Лаеш, Сокуры һәм Никольский спортчылары ике төрдә: көрәштә һәм физик әзерлектә үз осталыкларын күрсәттеләр.

 

Лаеш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты  һәм район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән тренер Рөстәм Насыйбуллинга һәм иң яхшы спортчыларга рәхмәт хатлары һәм спорт костюмнары тапшырды. Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм кубок белән бүләкләнделәр. Спорт бәйрәмендә катнашучылар Лаеш районы символикасы булган сувенирларга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International