2015 елның 5-нче мартында Галиева Мәрзия Закир кызына 90 яшь тулды.
Ул Казан шәһәрендә кызы Язилә тәрбиясендә яши.
Галиева Мәрзия Закир кызын олы юбилее белән котлап Лаеш районының җитәкче урынбасары Илгизә Тимиршина Назип кызы һәм Хәерби авыл җирлеге башлыгы Минзалия Минбаева Дамир кызы бүләк һәм чәчәк бәйләме белән тәбрикләделәр. Форсаттан файдаланып, Бөек Ватан Сугышы Җинүенә 70 ел тулу уңаеннан, медаль дә тапшырылды. Мәрзия апа өчен бүгенге көн икеләтә бәйрәм булды: туган көне һәм юбилее уңаеннан медаль алу.Бу аның өчен зур шатлык.
Аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз!