Быел Лаешның яшь боксчысы Тимофей Калиткинга 15 яшь тулды гына, ә ул инде төрле дәрәҗәдә 68 көрәш үткәрергә һәм аларның 64 ендә җиңәргә өлгергән.
Тимофей - ике тапкыр республикабыз чемпионы. Ул өстәмә призлар алган, шул исәптән иң яхшы техника өчен. Өченче ел “Али“ бокс үзәгендә Халыкара турнирда җиңә, узган көздә – профсоюзларның “Россия“ физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә призер була. 2014 елның апрелендә Идел буе чемпионы булганнан соң безнең боксчы шул ук елның маенда Анапага, Россия беренчелегенә чакыру ала.
Тимофей – күп санлы бөтенроссия турнирлары җиңүчесе. Мактау пьедесталына соңгы тапкыр быелның гыйнварында, ТР беренчелегендә призерлар өчлегенә кергәннән соң күтәрелә. Шул ук турнирда аның энесе Лев (“Күрәсең, геннардыр“, -дип шаярта аларның тренерлары Араик Аракелян), Никита Беспалов һәм Динар Хөсниев та беренче тапкыр чыгыш ясый. Һәм барысы да өйгә төрле дәрәҗәдәге медальләр алып кайта.
-Малайлар өлкән иптәшләре артыннан тартыла, - дип аңлата Араик Гельбертович. - Алар үзләренең спорт юлын матур башладылар, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр, үз эшләрендә зур уңышларга ирешә алырлар дип өметләнәм. Мин алар өчен горурлык кичерәм.