Бүген 24 март көнне Атабай авыл җирлеге башлыгы тыл хезмәтчәннәренә, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бүләкләр тапшырды. Ветераннарның күзләре яшьләнде, һәрберсе республика җитәкчеләренә һәм районыбыз җитәкчеләренә, үзләрен онытмаганнары өчен, зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Районыбыз башлыгы Михаил Павлович исеменнән һәм үзебезнең исемнән аларга исәнлек- саулык, тыныч картлык, якынннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен теләдек. Ветераннар дөньяларга тынычлык, илебезгә иминлек, сабырлык теләделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)