Кубокны Атабай хоккейчылары алып китте

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Шимбә көнне булган хоккей матчы районның  иң көчле командасын ачыклады.

Уен “Зилант“та  үтте, кырга Атабай һәм Усады егетләре чыкты. Беренче период атабайлылар файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде. Усады егетләре кырдан көндәшләренең берсе чыгарылгач өстенлекләреннән файдалана алмадылар. Нәтиҗәдә 1:0 исәбе белән Атабай хоккейчылары җиңү яулады.

Район башлыгы кубогын, медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләрне Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International