Татарстан аграрийларына ярдәм күрсәтеләчәк

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты белгечләре, язгы чәчү алдыннан, ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә теоретик һәм практик ярдәм күрсәтү өчен ТР Әлмәт, Балтач. Тәтеш һәм Чүпрәле районнарына бара. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә институтта белдерделәр.
Авыл хезмәтчәннәре белән очрашуда язгы кыр эшләре, аудит технологиясе, салым салу мәсьәләләрен карау планлаштырыла. Шулай ук үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы чыгымнарны оптимальләштерүгә игътибар биреләчәк. ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә кризиска каршы чаралар, читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү һәм икътисади санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәлелеген күтәрү турында сөйләячәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International