Татарстанга язгы чәчү өчен 1,7 мең тонна кукуруз орлыгы кайтарылган

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанга язгы чәчү өчен 1,7 мең тонна кукуруз орлыгы кайтарылган. Орлыклар Кабардино-Балкария, Краснодар крае һәм Волгоград өлкәсеннән кайтарыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча филиалында белдерделәр.
Гомумән, Татарстан аграрийлары бу төбәкләрдән 5,5 мең тонна кукуруз орлыгы алачак, бу язгы чәчү өчен җитәрлек булачак.
Безнең республикада бу авыл хуҗалыгы культурасының орлыклары юк, чөнки климат шартлары кукурузга өлгереп бетү мөмкинлеге бирми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International