Лаеш дзюдочылары пьедесталда

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар  арасында дзюдо буенча ТР укучыларының Х спартакиадасында катнаштылар.

Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 200гә якын спортчы катнашты. Безнең өч дзюдочы өйгә медальләр белән кайтты: Римма Киселева үз категориясендә икенче, ә Ольга Данилова һәм Алишер Фаязов өченче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International