Казанда "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия"се "Георгий тасмасы" акциясен башлады

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

20 апрельдән  Казанның Бауман урамында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге оештырган "Георгий тасмасы" акциясе башланды. 

"Президент белән бергә" хәрәкәте активисты, бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Губанов сүзләренчә, бүген республика хәрәкәтендә катнашучылар "Георгий тасмасы" акциясен башлады.

"Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов илебез тарихына аерым игътибар бирә һәм без - "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" оешмасы аңа теләктәшлек итәбез һәм татарстанлыларны халкыбызның традицияләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклап калырга өндибез. Бөек Ватан сугышы - Россия тарихының бер өлеше, без ул хакта онытырга тиеш түгелбез", - дип билгеләп үтте Андрей Губанов.

"Президент белән бергә" хәрәкәтендә катнашучылар,  Бердәм Россия"нең "Яшьгвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Георгий тасмаларын күпләп тарата башлады.

Андрей Губанов искәртеп узганча, 13 апрель көнне узган "Без булдырабыз! Без бергә!" форумында 40тан артык иҗтимагый оешма "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәтен оештырды, аның төп максаты - татарстанлыларны берләштерү һәм Президент программаларын һәм башлангычларына теләктәшлек итү буенча конкрет гамәлләрне тормышка ашыру. Бүген "Георгий тасмасы" акциясе бөтен республикада башланып китте,  якынча 10 меңләп тасма таратылачак. 9 Май алдыннан Казанның һәр районында яшәүчеләр шулкадәр үк Бөек Җиңү символын алачак, дип ышандырды Андрей Губанов.

Бүген Бауман урамында Георгий тасмасын бик күп казанлылар алды. Алар арасында  сугышта катнашкан Анатолий Митюшкинның кызы Светлана Нәҗипова да бар. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәдә ул аның өчен Георгий тасмасының авыр сугыш юлы узган әтисе турындагы истәлек, дип белдерде. Батырлыгы өчен ул орден һәм медаьләр белән бүләкләнгән. Хәтта Иосиф Сталиннан Рәхмәт хаты да алган. Анатолий Митюшкин өчен Ватан сугышы Япониядә тәмамланган.  


«Татар-информ»          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International