Беренче апрельдән районда экологик икеайлык үткәрелә. Редакциягә битараф булмаган гражданнардан шалтыратулар килә. Алар үз җирлекләре территориясендә чисталык һәм тәртип булсын өчен борчылалар.
Шундый бер хәбәрдән соң безнең хәбәрчебез һәм административ-техник инспекция вәкиле урынга бардылар. Алар ямьсез күренешкә тап булалар. Чүп контейнерлары өчен мәйданчык чып-чын чүплеккә әйләнгән. АТИ хезмәткәрләре әлеге тәртипсезлектә гаеплеләрне эзли.
Алсу Гарипова