Татарстанда көчле җил һәм юеш кар рәвешендәге һава торышы саклана

2015 елның 21 апреле, сишәмбе




(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда бүген көчле җил, буран һәм юеш кар күзәтелде. Аномаль һава торышы республика территориясендә көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. Кич белән һәм төнлә көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк.

"Циклонлы өермәнең республика хәрәкәте барышында циклон тирәнәйгән һәм активлашкан. Андый актив хрәкәт, кагыйдә буларак, көчле җил, катнаш явым-төшемнәр, шулай ук тимерчыбыкларга һәм агач ботакларында юеш кар ябышу, кыска вакытлы бураннар, күз күреме начарлану белән үрелеп бара", - диелгән ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең ашыгыч хәбәрендә.

Иртәгә көндез дә көчле җил саклана, көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендән явым-төшемнәр күзәтелергә мөмкин. Төнлә республикада 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын, көндез 4-9 градус кадәр җылытачак.

22 һәм 23 апрельдә тотрыксыз һәм салкын һава торышы саклана, вакыты белән катнаш явым-төшемнәр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлывык барлыкка килергә мөмкин. Көндез термометр баганалары 3-10 градус җылыны күрсәтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International