ТР Муниципаль берәмлекләр башлыгы татарстанлыларны Җирле үзидарә көне белән котлады

2015 елның 21 апреле, сишәмбе


Минсәгыйть Шакиров Муниципаль җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бетмәс дәрт һәм һөнәри уңышлар теләде



(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). ТР Муниципаль берәмлекләр башлыгы Минсәгыйть Шакиров татарстанлыларны, 21 апрельдә билгеләнеп үтүче Җирле үзидарә көне белән котлады.

Котлауда, аерым алганда: "Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бүген, 21 апрельдә, республиканың муниципаль берләшмәсе ил муниципалитетлары белән бергә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре - Җирле үзидарә көнен билгеләп үтә. Бу көнне без муниципаль берәмлек җитәкчеләрен һәм җирле хакимият белгечләрен, вәкиллекле органнар депутатларын һәм үз шәһәре, бистәсе, авылы өчен тир түгүчеләрне, муниципалитетларда яшәүчеләр катлаулы тормыш мәсьәләләрен хәл итүне һәм үз тормышлары дәрәҗәсен арттыруны ышанып тапшырган кешеләрне хөрмәтлибез. Сезнең байлык - киң кырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу барлык куелган максат һәм бурычларга ирешү өчен төп ачкычлар.

Муниципалитетларның дәүләт хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге ярдәмендә, Татарстан яшәүчеләр яңа торак йортлар төзи, төрле социаль-мәдәни көнкүреш объектлары файдалануга тапшырыла, юл инфраструктурасы һәм урам яктырту системасы модернизацияләнә, парклар һәм скверлар төзекләндерелә, ял итү урыннары булдырыла, мәчет һәм чиркәүләр сафка бастырыла. Моның нәтиҗәсе буларак шәһәр һәм авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә, аларда кешеләр яшәр, эшләр һәм балалар тәрбияләр өчен шартлар булдырыла. Моңа кешеләрнең күңел тынычлыгы, киләчәк көнгә ышанычы бәйле.

Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы һәм шәхсән үз исемемнән республика җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бетмәс дәрт, авыр эшләрендә һөнәри уңышлар телим! Ә барлык якташларыма уртак йорт - Татарстан Республикасының чын хуҗалары булырга телим!" - диелгән.                            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International