23 майда Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” рус халык бәйрәме уздырыла. Бу хактагы указны ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Бәйрәмгә әзерлек алып бару һәм үткәрү ТР Министрлар Кабинетына һәм ТР Мәдәният министрлыгына йөкләнгән. “Каравон” бәйрәмен массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуда “Татмедиа” агентлыгы җаваплы.
Искәртеп үтәбез: узган ел бәйрәмдә «Бурановские бабушки» төркеме катнашкан иде.