Татарстан авыл җирләрендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруга 42 млн 840 мең сум акча алачак. Дмитрий Медведев имзалаган шул хактагы карар РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
Субсидияләр "2013-2010 елларга белем бирүне үстерү" дәүләт программасының "Балаларга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирүне үстерү" ярдәмче программасы кысаларында тәкъдим ителә. "Бу акчалар спорт залларын ремонтлау, булган аудиторияләрне спорт заллары итеп үзгәртү, мәктәп спорт клубларын үстерү һәм спорт инвентаре һәм җиһазлары сатып алуга юнәлдерелә", - диелгән хәбәрдә.
Әлеге карар белән 2015 елда РФның 54 субъектына федераль бюджеттан 1,620 млрд сум субсидия бүленә.
«Татар-информ»