Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары сизелерлек начарлану турында кисәтә

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Россиянең Европа өлешенә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгуга бәйле рәвештә, 24-25 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы сизелерлек начарлану көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы идарәсе.

Әлеге циклонның фронталь өлешләре узганда, республикада вакыты белән яңгыр, төнлә урыны белән юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр күзәтеләчәк; көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исүче җилнең секундына 18 метрга кадәр көчәюе көтелә, 24 апрель иртәсендә һәм көндез һәм 25 апрельдә урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәчәк.

Катнаш явым-төшемнәр көчле җил белән бергә күз күреме начарлануга китерергә мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International