Чара башында Әхәт Юлашев чараның мәртәбәле кунакларына истәлекле билгеләр тапшырды. Үз чыгышында берлек рәисе оешманы төзү тарихы һәм аны эшчәнлеге хакында сөйләде. Ул шулай ук Россиядә Ветераннар көнен гамәлгә кую башлангычын да җиткерде.
Фәрит Мөхәммәтшин, оешма республика халкын берләштерү, тарихи кыйммәтләрне тапшыруга зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте. Ул җыелган ветераннарга рәхмәт белдерде. ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп узганча, сугыш тәмамланып, 70 ел вакыт үткәч СССРның ролен һәм урынын бозып күрсәтү арта гына бара. Ул белдергәнчә, Украина хакимиятендә торган кайбер сәясәтчеләр "Советлар Союзы Германиягә һөҗүм итте дияргә дә була" дип әйтергә дә тайчынмый. "Алар бу безнең өчен Ватан сугышы түгел, бу бары Икенче Бөтендөнья сугышы, диләр. Ә без, юк, безнең өчен бу Ватан сугышы, дибез. Без Ватанны сакладык, илебезнең киләчәген, фашист гаскәрләре басып алган Европаның бик күп илләрен азат иттек, - дип өстәде Ф.Мөхәммәтшин. - Сез мәктәп хезмәт коллективларында узган очрашуларда сөйләгән дөреслек - бик кыйммәт", - дип мөрәҗәгать итте ул ветераннарга.
Ф.Мөхәммәтшин искәрткәнчә, сугыш хәрәкәтләрендә 700 мең татарстанлы катнашкан һәм аларның яртысы гына туган якларына әйләнеп кайткан. Дәүләт Советы Рәисе ветераннарга эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук алда көтелгән Җиңү бәйрәмен тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә теләде.
ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев пленумда катнашучыларны оешманың 50 һәм Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады. Аның сүзләренчә, республиканың 18 меңнән артык ветераны торак белән тәэмин ителде. Быел аларга тагын 200 фатир бүленәчәк, кайберләре 2016 елда тораклы булачак. Агымдагы елда 900дән артык ветеран торакларын капиталь ремонтлауны сорап мөрәҗәгать иткән. 600дән артык фатирда ремонт эшләре тәмамланган. 9 майга кадәр калган фатирлар да тәртипкә китереләчәк, диде ул.
Эльмира Зарипова ветераннарга яшьләрне патриотик тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде һәм ветераннарның яшь буын белән очрашуы зур әһәмияткә ия, дип өстәде.
«Татар-информ»