26 апрельдә Казанда “Велоҗәй-2015” җәйге сезонын ачу тантанасы була. Старт “Казан” гаилә үзәге яныннан сәгать 10да бирелә: шушы урыннан Горький исемендәге мәдәният һәм ял итү үзәк паркына кадәр велоузыш үткәрелә, дип хәбәр итә мэрия.
Горький паркында катнашучыларны зур күңел ачу, конкурслы һәм ярышлы программа көтә. Төрле турнирлар, костюм бәйгеләре, шулай ук “Әлбәттә, фән!” дип аталган тамаша булуы көтелә.
Традициягә әйләнгән велоузыш Казан мэриясе ярдәме белән “Негонки” велоклубы тарафыннан уздырыла. Бәйрәмнең тулырак программасы, шулай ук велосезон-2015 ачылышында хәрәкәт схемасы белән биредә танышып була.