Бүген Казанның мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре игелек маршында катнашты. Чара “Язгы игелек атнасы – изге гамәлләр эстафетасы” үзиреклелек акциясе кысаларында үткәрелде. Маршта катнашучылар төрле төстәге футболкаларда флаглар тотып, Бауман урамындагы Нуленче меридианнан алып Петербург урамы башында урнашкан Лев Гумилев һәйкәленә кадәр атлады.
Быел “Язгы игелек атнасы – изге гамәлләр эстафетасы” Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, ТР Яшьләр эшләр һәм спорт министрлыгы, “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән уздырылды. Акция “Эшлә. Өйрән. Уртаклаш. Үзгәр” шигаре астында үтте. Атна буена республикада “Мәрхәмәтле башлангычлар көне”, “Дуслык көне”, “Георгий тасмасы”, “Мәрхәмәтле сүзләр көне”, “Игелекле эшләр көне”, “Һәйкәлләргә юл. Изгелек ярминкәләре” һ.б. бик күп, шул исәптән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, социаль әһәмиятле чаралар оештырылды.
“ТР Үзиреклелек үсеше үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Анна Синеглазова сүзләренә караганда, быел “Язгы игелек атнасы – изге гамәлләр эстафетасы” акциясендә Татарстанның барлык 43 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округы катнашкан. Шунысы да игътибарга лаек: быел игелекле эшләр башкаруга иҗтимагый оешмалар әгъзалары гына түгел, гади гражданнар да үзеннән өлеш керткән. “Былтыр язгы игелек атнасында 40 меңләп катнашучы изге гамәл кылган булса, быел акциядә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларының да катнашуын исәпкә алып, бу санның күбрәк булуы турында сүз йөртеп була”, – дип сөйләде Анна Синеглазова. Маршның төп максаты нинди, дигән сорауга, ул: “Без бүген Россиянең барлык үзиреклелек оешмаларына теләктәшлек белдерәбез, халыкны, бигрәк тә яшьләрне, Татарстан үзиреклелек хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп итәбез”, – дип җавап кайтарды.
Марштан соң, Л.Гумилев һәйкәле янында “Язгы игелек атнасы – изге гамәлләр эстафетасы” акциясен ябу тантанасы булды. Анда акциягә нәтиҗәләр ясалды.
Бәйрәмдә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдереп: “Бүгенге игелек маршыннан соң урамда, һичшиксез, чын яз булыр, кояш чыгар”, – дип өмет баглады, игелек атнасында катнашучыларга да рәхмәт сүзләре җиткерде, ә катнашырга өлгерми калучыларны мәрхәмәтле гамәлләр кылу эшчәнлегенә кушылырга чакырды.
ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева яшьләрне сәламләп: “Бөек рус язучысы Федор Достоевский: “Матурлык дөньяны коткарыр” дип әйтеп калдырган. Ә миңа калса, дөньяны матурлык түгел, ә изге гамәлләр башкарып, Җирне тагын да матурлаучы үзиреклелеләр коткара”, – диде.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин үз чыгышында хәзерге вакытта республикада Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бердәм гамәлләр көннәре уздырылуы турында искәртеп, яшьләрне бу чараларга кушылырга һәм мәрхәмәтле эшләрне 9 майга кадәр генә түгел, ә Җиңү көненнән соң да кылырга чакырды.
Тантана музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Чарада “Язгы игелек атнасы – изге гамәлләр эстафетасы”нда актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.