Казанда "Тоталь диктант"ны 941 кеше язган. Аларның нибары 6сы гына "бишле" алган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына акцияне оештыручылар хәбәр итте.
Искәртеп узабыз: "Тоталь диктант" - ел саен уздырыла торган акция, ул теләгән барча кеше өчен ирекле бушлай диктант форматында уза. Быелгы диктантның авторы әдәбиятчы һәм язучы, борынгы рус әдәбияты белгече Евгений Водолазкин булды. Аның "Лавр" романы 2013 елда "Большая книга" премиясенә лаек булган иде. Казанда катнашучылар Е.Водолазкинның "Волшебный фонарь" романының "Невский" дип аталган өченче бүлеген язган, анда 282 сүз булган.
Казанда диктантны тугыз мәйданчыкта яздылар, шул исәптә - “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат холлы, КФУ (Физика институты бинасы), IT-park, ТР Халыклар дуслыгы йорты, КДМУ, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ), Казан элемтә электр техникумы, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе һәм “Навигатор кампус” роботехнопаркы. Татарстанда акцияне ТР яшьләренең инициатив төркеме, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, “Навигатор кампус” роботехнопаркы, ТР Халыклары яшьләр ассамблеясы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылды.
"Татар-информ" агентлыгы мәйданчыгында узган "Тоталь диктант" акциясендә 50ләп кеше катнашты. "Тоталь диктант" текстын Татарстанның атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Рамил Вәҗиев укыды.
«Татар-информ»