9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү программасы турында 22 апрельдә Татарстан башкаласы шәһәр Думасының 42 нче сессиясе барышында депутатлар соравы буенча Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова бәян иткән иде. Бүген исә Бөек Җиңү көненә әзерлек һәм аны уздыру чаралары белән ул Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкала түрәләрен аерым таныштырды.
Соңыннан журналистлар белән очрашуда Н.Гречанникова билгеләп үткәнчә, күпьеллык матур гадәт буенча, Җиңү көне тантаналарына сәгать кичке 10да салют нокта куячак. Бу юлы 2 урыннан салют аттыру ниятләнә, аның өчен кулай урыннар раслана, дөрес, шуңа 3 урын каралган булып, әлегә 2се генә куркынычсызлык мәсьәләсендә расланган. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенең, Җиңүнең 70 еллыгында ничә залп булачак, дип кызыксынуына, тәгаен әйтеп булмый, ләкин 10 минут дәвамында гаҗәеп матур һәм истә калырлык булачак, бәйрәм салюты халык күпләп бәйрәм иткән урыннардан әйбәт күренәчәк, дип җаваплады.
“Татар-информ”