Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
38 нче параллельдә Россия миналары сызгырган
2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Әгәр Алексей Леонов тормышын кинопленкага төшерсәң, меңнәрчә километр кинохроника килеп чыгачак. Бар Лаеш районы халкы белә торган киномеханикка, ә соңрак киночелтәр директорына 23 апрельдә 89 яшь тулды. Алексей Ильичка язмыш нинди “кинокадрлар“ күрсәткәнен бик аз кеше белә. Ул милитаристик Япония белән сугышта катнашкан, сугышта 38 нче параллельгә кадәр җиткән, анда ул чорда рус миналары да сызгырган.
-Мин Мәскәү өлкәсе, Кочуры авылында туганмын, - дип искә ала Алексей Ильич. - Гаиләдә без бишәү идек. Безне туйдыру өчен әти эшкә Казанга китте, ә әни яхшы тәэмин ителгән гаиләләрдә хуҗабикә булып эшләде. Аннан соң әтием 25 “меңенче“ булып авыл хуҗалыгына ярдәм итте. Аны Яңа Чишмә районына җибәрделәр. Уңыш уңмый, ачлык башлана. Әти фураж ашлыгын ач балаларга бирергә куша. Моның өчен 6 ел лагерьга хөкем ителә. Миңа ул чакта 15 яшь иде...
Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәре астында (анда Алексей Ильичның улы подполковник Владимир Леонов хәрби частьтә хезмәт итә Һәм хәзер шунда яши) героебызның әтисе вафат була. Егеткә Мәскәү астыннан Татарстанга күчкән гаиләнең туйдыручысы булырга туры килә.
-Басуга ягулык ташыдым, лобогрейкада эшләдем – арыш һәм бодай чаптым, җир сукаладым, - дип сөйләвен дәвам итә Алексей Леонов, – зурлап кебәк эшләдек. Бервакыт безне Митька Гусаров белән обозларда Казанга Суконкага җибәрделәр. Анда складлар иде, ә безнең бер кисәк тә икмәк юк. Бер тәүлектән соң шәһәргә килеп җиттек, бөтенесен бушаттык та өйгә кайтырга чыктык. Тик безне буш арбалар белән туктаттылар да эвакуацияләнүче “Восток“ сәгать заводының станокларын төяделәр – Чистайга илтәргә. Барабыз, инде ике тәүлек бернәрсә ашамаган. Ә монда станоклар авырлыгыннан Чирпы юлында ат егылды...
1943 елның ноябрендә, Алексей Леоновка 17 яшь тулгач аны армиягә чакыралар. Яңа чакырылучылар Ерак Көнчыгышка бер айга якын баралар. Сыйфатсыз азык-төлек һәм начар судан солдатларда корсак тифы башлана.
Укулардан соң минометчик белгечлеге алып, Алексей Ильич 25 нче армиянең 386 нчы укчы дивизиясендә Владивостоктан 90 километр ераклыкта хезмәт итә башлый.
-Япония белән сугыш башланды. Минометларны студебеккерларга төяделәр, ә без марш-бросок белән Владивостокка, Золотой Рог култыгына, - Алексей Леонов уйга калды, ә аннан соң дәвам итте. - Анда үзйөрешле десант корабларына утырдык. Төньяк Кореяга, Сейсен портына килеп җиттек. Тын океан флоты моряклары белән бергә сугыштык. Һәм, җырда җырланганча, “Самурайлар корыч һәм ут көче астында җиргә аудылар...“ Японнар чигенде, без алар артыннан бардык.
Солдат кореялыларның ничек шатлануын хәтерли. Алар елга якын култык ярында японнарга каршы торганнар. Анда бер яктан союздаш америкалылар гаскәре берни эшләми торган, икенче яктан – японнар чолганышындагы рус солдатлары.
-Хәзер күпләр “тарихны үзгәртергә“ телиләр. Шушы көннәрдә үзем катнашкан вакыйгалар турында сюжет карадым – алда күпме ялган! – ачынып сөйли Алексей Ильич.
Японнар капитуляция игълан итәләр, Төньяк Кореяда хакимияткә Ким Ир Сен килә. Яңа җитәкче вазифасын кабул иткәндә Алексей Леоновка аның янәшәсендә мактаулы каравылда торырга туры килә...
Якташыбыз 1941 елда демобилизацияләнә. Казанда апасында яши. Ачлык, тыгыз, эш юк. Калининградка киномеханиклар курсына барырга уйлый. Ул вакытта торак һәм 24 сум стипендия белән тәэмин итәләр. Курсларны тәмамлагач яшь белгечне Лаешка җибәрәләр, анда киномеханиклар җитми. Авыллар буйлап йөри, фильмнар күрсәтә. Кайвакыт кинохроника күрсәтә һәм үзе сугышкан урыннарны таный. Читтән торып Загорский кинотехникумын тәмамлый, аппаратура ремонтлаучы мастер була, ә тиздән - Лаеш киночелтәре директоры. Монда 10 ел хезмәт итә, шуннан пенсиягә китә. Алексей Ильич Японияне җиңгән өчен сугышчан бүләкләр һәм тыныч вакытта намуслы хезмәт өчен бүләкләр белән билгеләнгән. Ә менә тормышындагы төп бүләге аның гаиләсе – кадерле хатыны Мария Николаевна, аның белән алар 63 ел яшиләр, шулай ук ике баласы һәм дүрт оныгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Лаеш районының агротехнология сыйныфы Татарстанның агросыйныфлары арасында беренче урын алды
Терлекчеләр сараенда нәтиҗәләрне йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 Октябрь совхозы бистәсе мәктәбе укучылары «Ел өзнелеше» номинациясендә беренче урынны алды.
28
май, 2026 ел
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк балалы татарстанлылар эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар эшләүче ата-аналар өчен билгеләнгән яңа түләү рәсмиләштерә алачак. Бу ярдәм чарасына 18 яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк баласы булган ике эшләүче ата-ана да (шул исәптән асырап алучылар, опекуннар һәм попечительләр) исәп тота ала.
26
май, 2026 ел
Сергей Гуцу: Ватанга хезмәт итүнең 16 елы
Лаеш районында «Хезмәт» марафоны дәвам итә. Без көннән-көн авыл тормышын яхшыртучылар турында сөйлибез. Бүген — Лаеш районы Раштуа авыл җирлеге башлыгы Сергей Михайлович Гуцу турында. Үз вазыйфасында 16 ел дәвамында эшләүче һәм аны җирлектә бөтен кеше белә торган кеше турында.
Лаеш районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Бүген Лаеш районының барлык 28 мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады. Уку елын 9 881 укучы тәмамлый. 814 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 188 унберенче сыйныф укучысы өчен бәйрәм линейкасы кайгысыз балачак белән өлкән тормыш арасында чик булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз