Казан Кремлендә көн белән төн “кавыша”

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

16 май көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгында көн һәм төн” дигән акция узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.


Акция кысаларында чираттагы рок-фестиваль узачак. Инде күркәм гадәткә әверелгән бу чарада музыкаль коллективлар үз репертуарларындагы композицияләрне генә түгел, сугыш чорында популяр булган җырларны да башкарачак. Сөембикә манарасы янында хорлар башкаруында хәрби җырлар тыңларга мөмкин.

Туп сарае территориясендә мылтыктан ату, йөгерү һәм граната ыргыту буенча ярышлар узачак.

Кол Шәриф мәчете һәм Туп сарае арасындагы мәйданчыкта сугыш елларындагы популяр булган биюләр хакында мәгълүмат алырга мөмкин, биредә шулай ук бию буенча мастер-класслар да күрсәтәчәкләр.

Спас-Преображение монастыре комплексы территориясендәге “Мәңгелек кеше” күргәзмәсендә “Хәтер сәхифәләре” дигән әдәби-музыкаль программа оештырыла.

Академик О.А.Андреевның тиз уку үзәге Бөек Ватан сугышына багышланган махсус интелл-квест әзерләгән. Махсус текстларны укыганнан соң кайбер сорауларга җавап бирергә кирәк.

Музейларның үзендә дә күп кенә кызыклы программалар әзерләнгән. Мисал өчен, табигый тарих музеенда үткәннәргә сәяхәт кылу белән бергә, авиа-симуляторда үзеңне Икенче бөтендөнья сугышы чоры пилоты итеп хис итәргә дә мөмкин.

Туп сарае музеендагы “Балалар һәм сугыш” күргәзмәсе дә берәүне дә битараф калдырмаячак.

“Манеж” Күргәзмәләр залында Фәрит Гобәевнең “Бөек Җиңүнең 70 портреты” дигән фотокүргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Биредә шулай ук халыкара конкурслар лауреаты, “Музыка – әйләнә-тирәбездә” Халыкара яшьләр классик музыка фестиваленең сәнгать җитәкчесе Данияр Соколовның концерты тәкъдим ителәчәк. “Бетховен һәм Бөек Ватан сугышы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль программа Людвиг ван Бетховен әсәрләрен, сугышны үз күзләре белән күргән ветераннарның хатирәләрен үз эченә ала. Шулай ук халкыбызның сугышта күрсәткән батырлыгы һәм бөек композиторның музыкасы хакында да сөйләячәкләр.

“Эрмитаж-Казан” үзәгендә Дәүләт Эрмитажында сакланучы экспонатлардан оештырылган күргәзмә соңгы көннәрен эшләячәк. Ислам мәдәнияте музеенда “Мөнәҗәтләр кичәсе” үткәрелә.

Казан Кремлендәге музейлар төне бию кичәсе белән төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International