Лаеш районы пенсионерлары командасы иң яхшы бишлеккә керде

2015 елның 5 июне, җомга

Район пенсионерлары командасы пенсионерларның “Өченче яшь“ V нче комплекслы республика Спартакиадасында гомумкоманда исәбендә дүртенче урын алды. Спартакиада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер“ Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы кертелүгә багышланды. Беренче шәхси урынны теннис турнирында Маргарита Худайдатова алды. Йөзүдә дүртенче – Валентина Шаронова, шул ук спорт төрендә бишенче – Илдар Батталов.

Безнең район командасы бернинди арттырусыз үзенең формасы белән барын да таң калдырды: ак чалбар һәм район гербы төшерелгән, “Лаеш районы“ дип язылган футболка, Җиңү символикасы белән зәңгәр атлас шарф һәм ак бейсболка. Башка  районнар командалары вәкилләре безнең якташлар янына килеп үзләренең соклануларын җиткерделәр. Ә Кайбыч районы спортчылары берничә тапкыр фотога төшерделәр һәм “Үз башлыгыбызга күрсәтик  әле, башка районнарның командаларын ярышларга ничек җибәрүләрен белсеннәр“, - диделәр. Көндәшләрнең берсе, Лаешның Куйбышев диңгезе ярында урнашканлыгын күздә тотып: “Сез бит портныкылар“, - диде. Моңа безнең спортчылар югалып калмады: “Безнең район башлыгыбыз шундый, шуңа күрә без дә шулай җитди күренәбез!“ - диделәр шаяртып.

“Өченче яшь“ спартакиадасы “Россия пенсионерларының ТР берлеге“ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International