Уникаль экспонатларда сугыш кайтавазы

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Лаешта Сугышчан дан музее ачылды. Хәзер теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышы елларында район һәм анда яшәүчеләр тормышы турында күбрәк белә ала.
-Безнең районның Сугышчан даны музеен ачу тәкъдиме район башлыгы Михаил Афанасьевныкы, - ди директор Фәридә Мортазина. - Еллар үткән саен ветераннар кими бара һәм безнең бурыч – кешеләр хәтерендә әтиләребез, бабаларыбыз, карт бабаларыбызның бөек батырлыгын саклау, сугыш елларында кешеләрнең авыр язмышы һәм куркыныч вакыйгалар турында сөйләү.
Музей беренче кунакларны Җиңү паркы ачылган көнне каршы алды. Ул еллар авырлыгы турында бары фильмнар һәм бабалары сөйләве буенча гына белүче яшьләр экспонатларны кызыксынып өйрәнде. Интерьер сугыш еллары атмосферасын төгәл чагылдыра. Музейны сәнгати бизәүдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Матвеев ярдәм иткән.
Бина биш залга бүленгән. Экскурсия сугышка кадәрге чор көнкүреше экспозицияләреннән башлана: бүлмә егерменче гасырның утызынчы еллар азагы стилендә җиһазланган, ә стеналардагы фотолар кайбер тармаклар буенча ТАССРда алдынгыларның берсе булган безнең район
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International