Игенчеләргә акчалата ярдәм иттеләр

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Шушы көннәрдә районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре федераль бюджеттан 4,4 миллион сум судсидия алачак.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бу үсемлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүгә агымдагы язда бүленгән икенче транш инде. Барлык акчалар алда торган яшел урак өчен дизель ягулыгы сатып алуга китәчәк. Исегезгә төшерәбез, 7,1 миллион сум күләмендә беренче грант район хуҗалыкларына мартта килде һәм язгы кыр эшләренә әзерлеккә юнәлтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International