“Казан Кремле” Россиянең иң яхшы мәдәни объекты исемлегенә кергән

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы Россиянең иң популяр 10 мәдәни объекты исемлегенә кертелгән һәм 7 нче урынны яулаган. Әлеге тикшеренүне сәяхәтләр хакындагы “TripAdvisor” сайты уздырган.

Сайтта калдырылган фикерләр буенча, туристларны Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы, “Сөембикә” манарасы һәм “Казан Эрмитаж”ы, Татарстанның табигый тарих музее җәлеп иткәнлеге ачыкланган. Ел башыннан алып “Казан Кремле”ндә 930 лап кеше булган, диелә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International