Үзәк китапханәдә “Дети родом из войны“ дип аталган әдәби-шигъри кичә үтте. Очрашуның сәбәбе Бөек Җиңүнең юбилее булды.
Кунаклар арасында – безнең районның “һөнәри булмаган шагыйрьләре“: Геннадий Рожков, Ирина Новикова, Элеонора Зотченкова, Анатолий Николаев бар иде. Казан кунагы - рәссам һәм шагыйрь Василий Отмахов чакырылды. Ул үзенең картиналарын тәкъдим итте. Кичәгә җыелганнар үз шигырьләрен укыдылар һәм сугыш тартып алган балачаклары хатирәләре белән уртаклаштылар.