Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
Яшьтәшләргә хат
2015 елның 23 июне, сишәмбе
Исәнмесез! Мин сезгә, бүген 80гә якынлашып килүче яшьтәшләремә мөрәҗәгать итәм. Безнең язмышыбыз уртак булды. Без сугыш елларында һәм сугыштан соңгы җимереклек вакытында үскән балаларның тулы бер буыны. Фашистлар балачагын тартып алган буын...
Сугыш безне үзгәртте. Безнең дөньяга карашыбыз, хезмәткә, илебезгә, бер-беребезгә мөнәсәбәтебез үзгәрде. Без чит кешеләр хәсрәтен кичерергә өйрәндек. Без бик иртә олыгайдык. Өлкәннәрчә фикер йөртергә, түземлелек белән көтәргә - сугыш беткәнен, фронттан туганнарыбыз кайтканын, тормышлар яхшыруын көтәргә өйрәндек... Без елауны оныттык.
Һәрдаим ачлык хисен һәм коткаручы яшь кычытканны, өшегән бәрәңге коймакларын, көрпә күмәчләрен оныту мөмкин түгел. Ачлыктан гайре табигый төстә шешенгән күршеләр бүгенгә кадәр күз алдында.
Күпләребезнең салкыннарга кадәр яланаяк йөрүен, кияргә аяк һәм өс киеме булмаганлыктан кышын мәктәпкә йөрмәвен хәтерлибез. Безнең буынның хезмәт эшчәнлеге 10-12 яшьтән башланды. Сугыштан соң илебез җимерелгән хуҗалыгын торгызды. Әкренләп ныгыды, куәтле державага әйләнде. Юллар, йортлар, гигант заводлар төзелде. Монда безнең - сугыш чоры балаларының да өлеше бар.
Тормыш безне булганның кадерен берегә өйрәтте. Һәр тыныч көнгә шатланырга, киләчәккә оптимизм белән карарга, бирешмәскә, зарланмаска.
Без гомер юлыбызны горур, Кеше исеменә тап төшерми үттек. Безнең буынның һәркайсы, әгәр шундый бүләк булса, “Кешелек абруе өчен“ орденына лаек.
Без сезнең белән Җиңүнең 70 еллыгына кадәр яшәдек. Мин сезне, кадерле яшьтәшләрем, әлеге изге дата белән котлыйм. Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен, оныклар һәм оныкчыкларның яратуын телим.
Сезгә тирән хөрмәт белән мәгърифәт отличнигы, хезмәт ветераны Рафыйк Сәгыйтов, Лаеш.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Лаеш районының агротехнология сыйныфы Татарстанның агросыйныфлары арасында беренче урын алды
Терлекчеләр сараенда нәтиҗәләрне йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 Октябрь совхозы бистәсе мәктәбе укучылары «Ел өзнелеше» номинациясендә беренче урынны алды.
28
май, 2026 ел
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк балалы татарстанлылар эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар эшләүче ата-аналар өчен билгеләнгән яңа түләү рәсмиләштерә алачак. Бу ярдәм чарасына 18 яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк баласы булган ике эшләүче ата-ана да (шул исәптән асырап алучылар, опекуннар һәм попечительләр) исәп тота ала.
26
май, 2026 ел
Сергей Гуцу: Ватанга хезмәт итүнең 16 елы
Лаеш районында «Хезмәт» марафоны дәвам итә. Без көннән-көн авыл тормышын яхшыртучылар турында сөйлибез. Бүген — Лаеш районы Раштуа авыл җирлеге башлыгы Сергей Михайлович Гуцу турында. Үз вазыйфасында 16 ел дәвамында эшләүче һәм аны җирлектә бөтен кеше белә торган кеше турында.
Лаеш районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Бүген Лаеш районының барлык 28 мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады. Уку елын 9 881 укучы тәмамлый. 814 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 188 унберенче сыйныф укучысы өчен бәйрәм линейкасы кайгысыз балачак белән өлкән тормыш арасында чик булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз