Лаешта ифтар

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Лаешта район башлыгы Михаил Афанасьев бүлеп  биргән акчага ифтар уздырдылар. Узган җомгада йөзгә якын кеше Лаеш шәһәренең бер кафесына бергәләп авыз ачарга җыелды. Монда районның күп кенә авылларыннан килгән мөселманнарны күрергә була иде. Бер табын артында утыручы дин тотучылар дога кылдылар, вәгазьләр тыңладылар һәм Аллаһыны данладылар. Видесоюжетны газета сайтында карагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International