Лаеш районының иң яхшы балалар бакчаларына грантлар

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Нармонканың “Солнышко“ балалар бакчасы 1 миллион сум күләмендә “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2015“ республика конкурсы җиңүчесе гранты белән бүләкләнде.

Мәктәпкәчә учреждениедә белем бирү процессын оештыруда бик яхшы уңышлары өчен Лаешның “Бәхетле бәләкәч“ балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грант белән билгеләнде. Ул Татарстан Республикасының 48 иң яхшы мәктәпкәчә учреждениесе катнашкан республика конкурсында җиңүчеләр “егермелегенә“ керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International