Яктылык кайтаручы элементларсыз барасың икән 500 сум штраф түлисең

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Беренче июльдән җәяүлеләрне яктылык кайтаручы элементлар булган кием яки яктылык кайтаручы беләзекләрдән файдаланырга  мәҗбүр итүче закон көченә керде.

Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан тыш алда әйтелгән элементлардан башка юл кырыеннан баручы  яки юл аркылы чыгучы гражданнарга 500 сум күләмендә штраф салыначак.

Закон чыгаручылар фикеренчә, бу йөртүчеләргә караңгыда күрү кыен булган җәяүлеләрне бәрдерүләр санын киметәчәк.

Белешмә өчен, яктылык кайтаручы жилетлар һәм киемнәр Казанда “Ашан“, “Детский мир“, “Зарница“ кибетләрендә сатыла. Мондый элементлар булган жилетларны Лаешның К.Маркс урамында һәм универмагта урнашкан “Автозапчасти“ кибетләрендә дә алырга була.

Фото взято с: http://catalog-stroitel.ru/v-stroitele-proshla-akciya-pro-svetootrazhayushhie-elementy-na-peshexodax/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International