Столбище интеллектуаллары

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Столбище урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары “Озарение“ фәнни-техник җәмгыять җыелма командасы составында “Project managements for children“ Бөтенроссия интеллектуаль-техник турнирның йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Ул Сочи шәһәрендә үтте.

Аделина Таҗиева һәм Павел Пряхин “Игралион“ интеллектуаль өстәл уеннары буенча чемпионатта “бронза“ яуладылар. Моннан тыш, Аделина “Юный исследователь“ фәнни-тикшеренү конференциясендә икенче, Павел “Юные интеллектуалы“ тест-рейтинг олимпиадасында өченче урын алдылар.

Гомумкоманда нәтиҗәләре дә шатландырды: төрле конкурс һәм ярышларда ике беренче, бер икенче һәм ике өченче урын.

Йомгаклау нәтиҗәсе - гомумкоманда исәбендә беренче урын өчен диплом.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International