Юл ремонтлау 10 августка кадәр сузыла

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
Машина йөртүчеләрне дә, аеруча рейс автобуслары пассажирларын да башкалага баруның озак булуы алҗыта. Лаеш борылышына кадәр юл түшәмәсен ремонтлау дәвам итә. Юл хезмәткәрләре аны 15 июльгә тәмамларга ышандырганнар иде. Әмма озакка сузылган яңгырлар юл ремонтлау сыйфатына комачау итте. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә автобусларга 25 Октябрь исемендәге поселокка һәм Александровкага кереп Чирпы юлыннан 10 августка кадәр йөрергә туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International