Район басуларында 2015 ел урагы темп ала
Уракның беренче көннәрендә яңа уңыштан дүрт мең тоннага якын ашлык суктырып алдылар. Хәерби комбайнчылары игеннәрне урып-җыюга беренче булып керештеләр. Алардан соң Кече Елга һәм “Семиречье“ басуларында да ашлык суктыра башладылар. Бу көннәрдә уракта катнашучылар уҗым культуралар уңышын җыялар. Кайбер хуҗалыклар борчак чаба һәм арыш уралар.