Фотоаппарат җиңүчене тапты!

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Безнең редакциябез июль аенда игълан иткән “Легендар брендлар – “Кама ягы“ конкурсы тәмамланды. Теләге булганнарның ай дәвамында “Татмедиа“ сайтында да “КН“- “КЯ“ өчен тавыш биреп анда катнашу һәм бу хакта  ВКонтакте соцелтәрендә дусларына сөйләү мөмкинлеге булды.

Җиңүчеләрне очраклы сайлау программасы беренче өчлекне билгеләде. Төп приз Казанда яшәүче Гөлназ Шәвәлиевада, Рәмзия Мәхмүтова икенче, ә Анастансия Маслова өченче булды. Бүләк үз ияләрен тапты, без катнашучыларга актив булулары өчен рәхмәтлебез һәм аларга яңадан-яңа җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International