“Свияжск шәһәренә экскурсия“гә – беренче урын

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу “Республика фонды“ коммерциячел булмаган оешманың 5 еллыгын бәйрәм итү кысаларында игълан ителгән борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау шәһәре турындагы иншалар республика конкурсының “Свияжск шәһәренә экскурсия“ номинациясендә Никольский урта мәктәбе укучысы Диләрә Мөхәммәдуллина (рәсемдә уңда) беренче урын алды.

Конкурста җиңүчене һәм аның җитәкчесе Резидә Волкованы Казан Кремлендә бүләкләделәр. Җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга лаеклы бүләкләрен ТР Дәүләт киңәшчесе, “ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды“ коммерциячел булмаган оешмага нигез салучы М.Ш.Шәймиев тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International