Татарстанда 352,7 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылган

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстанда 352,7 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу барлык чәчүлек мәйданнарының 22 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Бүгенге көнгә 775 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача 22 центнер уңыш чыга.

Урак өсте алдынгылары саналган Апас, Буа, Әлки, Зәй, Нурлат, Әлмәт игенчеләре барлык мәйданнарның 30 процентында урып-җыю эшләре башкарган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International