Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәплиләр

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

“Эшләүче пенсионерлар бу айда чираттагы өстәмәгә исәп итә алалар.

Аның артуы Россия Пенсия фондының ел саен эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе күләмен корректировкалау белән бәйле. Иминият пенсияләрен гадәти индексацияләүдән, аларның күләме билгеле процентка артудан, корректировка ясаганда пенсия арту индивидуаль характерда булуы белән аерыла: аның күләме эшләүче пенсионерның хезмәт хакы күләменә генә түгел, аның яшенә дә бәйле. Пенсия фонды корректировканы мөрәҗәгать итми ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International