Мәчет ул- изге урын, җыелып намаз уку урыны, дини белем бирү йорты, җаныбызны рухи яктан баету урыны. Мәчетебез авылыбызның күрке булып , эчтән дә, тыштан да күзләребезне иркәләп торсын өчен, авылыбызда яшәүче һәркем, мөмкин булган кадәр хәер-садакалары, хезмәтләре белән төзекләндерүдә катнаштылар. Күңелләребездә йөрткән изге ниятләребез тормышка ашса иде, Аллаһның рәхим-шәфкатендәяшәсәк иде.
Лаеш районы, Кече Елга авылы.