Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен август-урак өсте.

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Лаеш муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен август-урак өсте.Узган 2014 елның   август аенда 26 пар язылышкан булса, бу елда 24 пар язылышырга уйлый. Узган 2014 елда барысы 152 пар язылышкан, бу елның 7 аенда  бу сан 65.

7 ай эчендә аерылышучылар  саны 60 булса, 2014 елның шул вакытында  бу сан 123.

2014 елда барысы 340 бала  туган, шулардан 1 нче бала - 139, икенче  бала - 141, өченче бала -  52, 4 нче  һәм ананда күюрәк -7.

2015 елның 7 аенда барысы 194 нәни дөньяга килде. Шулардан 1 нче бала - 71, икенче бала -  78, өченче бала -  34, 4 нче һәм анан да күбрәк – 11 бала туган. 2014 елда кыз балалар 174, ир балалар 166 туган булса, бу елның 7 аена малайлар күбрәк туды, алар 100, ә кыз балалар 94 туды. Малайлар арасында иң таралган исемнәр: Әмир, Камил, Тимур, Егор, Кирилл.

Кыз балалар арасында киң таралган исемнәр: Карина, Ева, Милана, Ясминә.

Ил күләмендә  кризис булуга карамаслар язылучылар һәм бала туулар кимеми, киресенчә  арта. Барлык статистик күрсәткечләр дә  узган  ел белән чагыштырганда югарырак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International