УРАК КӨНДӘЛЕГЕ.

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре бу көннәрдә уракның уртасына якынаялар. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча кичәге көнгә бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыру планы 49 процентка үтәлгән. 13,2 мең гектардан уңыш җыеп алынган. Уракның беренче көннәреннән үк игенчеләр ярышында "Хәерби" җәмгыяте комбайнчылары алда бара. Алар игеннәрне суктыру планын 85% ка үтәделәр. "Йолдыз" һәм "Атабай" хуҗалыклары басуларында да урып-җыю эшләре югары темп һәм сыйфат белән бара, алар үстерелгән уңышның 70 процентын җыеп алганнар инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International