Туган ил. Туган як. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле. Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип тикмәгә генә әйтмәгән халык. Чынлап та,менә Агай баш авылы халкы Державино авылына кучеп килгәнгә инде алтмыш ел вакыт узды. Әби-бабайларның инде кубесе юк. Ләкин аларның балалары, оныклары ерак бабалары яшәгән җирне якын итәләр,үз итәләр.
15 август көне яше карты,олысы кечесе ямьле Мишә буйларына,тәгәрәп үскән Кондырак болыннарына юл тоттылар. Менә ничә ел инде Державино авылы мәчете тарафыннан ерак бабаларыбыз, нәсел нәзепләре рухына корбан чалдыра, дога кола.
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Очрашуга еракта яшәүче дин кардәшләребездә бу көне изге урыннга юл тотканнар иде.Туган ягыбыздан китеп, кайларда гына гомер итсәләрдә тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәләрдә тә, алар барыбер шул авыл баласы булып калалар. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык.