Яңа парк дизайнында – диңгез мотивлары.

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Кызыклы дизайнерлык табышы - Горький урамы буенча төзелүче парк бизәлешендә диңгез мотивлары куллану – лаешлыларда соклану уятты. Хәзер иске су кудыру башнясын диңгез төбендә яшәүчеләр: матур суүсемнәр, сәер балыклар һәм сигезаяклар белән медузалар рәсемнәре бизи. Һәр үтеп баручы әлеге могҗиза белән хозурлану өчен ирексездән акрыная төшә. Яңа паркка беренче килүче балалар да шатланыр. Сүз уңаеннан, төзүчеләр лаешлыларга күп сюрпризлар әзерли әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International