2015 елның гыйнварыннан 17 августына кадәр Лаеш районы территориясендә балигъ булмаган балалар катнашында биш юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда ике бала үлде һәм өчесе зыян күрде.
2015 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр чорда Татарстанда “Игътибар: балалар!“ акциясе үткәрелә. Аның максаты – балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүен кисәтү һәм балалар белән үсмерләрнең юлларда үзләрен имин тоту күнекмәләрен торгызу. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашачаклар, юлларда контрольне көчәйтәчәкләр.