2 сентябрь көнне Хәерби авылы урта мәктәбендә халык җыены булып узды.

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

      2 сентябрь көнне Хәерби авылы урта мәктәбендә халык җыены булып узды.  Хәерби  авылы җитәкчесе  Минзәлия Дамир кызы үзенең эшләнгән эшләре турында таныштырды  һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Җыенда Лаиш район башлыгының урынбасары Ильгизә Нәзип кызы катнашты. Халык үзен борчыган сораулар буенча әңгәмә алып барылды.

     Бүгенгесе көндә 2015 еллыгында Хәерби авылында Чапаево, Саз  урамнарында юлга вак таш җәелде. Барлыгы 920 метр юл.   Яңа фелдьшер акушер пункты җиткерелде, бүгенгесе көндә әйләнә-тирәсен төзекләндерү эше алып барыла.

      Хасанов Рөстәм Садри улы  Мәктәп урамына  юлны төзекләндерүен сорый. Халыкны шулай ук почта да хат ташучы булмау борчый. Балалар бакчасында балаларга урын җитмәү, аны төзекләндерү киләчәктә эшләсе эшләрнең берсе.Шулай итеп, борчыган сорауларны уртага салып сөйләү барысы өчен дә файдалы булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International