Кабагы да кабагы

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

Лаеш пенсионерлары Бурцовлар бакчасында быел кабак көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Үлчәмнәр күрсәткәнчә, кайберләренең әйләнәсе ике метрга җитә, ә авырлыгы 25 килограммнан артык. Бакча хуҗалары әле моның соңгы сан булмавына ышаналар. Сап-сары кабак түтәлдә әз дигәндә тагын бер ай ята бит әле. Менә инде шулчакта шалкан әкиятендәге кебек бакчадан кабакны алганда бабага ярдәмгә әбине дә, оныкны да чакырырга туры киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International