Булачак һөнәрне сайлау – җаваплы эш, чөнки бу карар алдагы тормышка тәэсир итә. Өлкән сыйныф укучыларына дөрес сайлауда ярдәм итү-тест үткәрү мобиль үзәгенең максаты шундый.
Күчмә үзәк хезмәткәрләре Лаешның 1 нче гимназиясе 10-11 сыйныф укучыларына тест үткәрделәр. Казан шәһәре мәшгульлек үзәге директор урынбасары, мобиль үзәк мөдире Андрей Василенко сүзләре буенча хәзер эшче һөнәрләргә сорау зур – токарьлар, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар...
Казан предприятиеләрендә эшче кадрлар белән тәэмин ителеш фәкать 60%. Бухгалтерлар, җитәкче кадрлар артык күп. Тест үткәрү мобиль үзәге чыгарылыш сыйныф укучыларына аларның нинди һөнәрләргә тартылуларын гына ачыклап калмый. Алар хәзер хезмәт базарында нинди белгечләргә сорау зур булу турында да сөйлиләр.