Бүләкләүләр һәм котлаулар

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе


Элекке КПСС райкомының беренче секретаре Дания Дәүләтшина  70 елларда район үсеше турында үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Аннан соң бүләкләүләр башланды.

Район башлыгы “Средволгаводхоз“ су хуҗалыгы буенча федераль дәүләт учреждениесе директоры Фоат Мөхәммәтшин һәм 1985-1989 елларда КПСС райкомының беренче секретаре булган Александр Яковлев белән таныштырды. Аларга “Лаеш муниципаль районының мактаулы гражданы“ исеме бирелде. Төп сәхнәгә шушы көнне үк туйлары булачак яшь парлар – Лилия һәм Евгений Семеновлар, Юлия һәм Максим Кузьминнар чакырылды. 2015 елның 9 сентябрендә уллары Устин туган Малышевлар гаиләсе котлаулар кабул итте. 9 сентябрьдә юбилеен билгеләп үткән Гөлфирә Хәйбуллинаны котладылар. Шәһәребез үсешенә өлеш керткән күп кенә лаешлылар Мактау грамоталары һәм рәхмәтләр алды.

 

Алсу Гарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International