Имәнкискә мәктәбе китапханәсе – Татарстанда иң яхшысы

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Урында үткән турга нәтиҗә ясау өчен “Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәп китапханәсе-2015“ республика конкурсы комиссиясе әгъзалары финалга үткән мәктәпләрдә булдылар. Алар Имәнкискәгә дә килделәр, мәктәп китапханәсе эше белән таныштылар. Авыл китапханәчесенең чынбарлыктагы эшен күреп, бертавыштан аңа Татарстанда беренче урынны бирделәр.

Конкурсның ике туры (читтән торып һәм урында үткән) нәтиҗәләре буенча Имәнкискә китапханәсе (педагог-китапханәче Кәүсәрия Гаянова) Мамадыш районыннан 0,17 баллга гына калышып икенче урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International